СУВЕРЕНИТЕТ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!!!

СУВЕРЕНИТЕТ КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Туган ягым

(Рамазан Байтимиров сүзләре)

 

Күпме дөнья күрдем, юллар йөрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач кына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады.

 

Тик бер генә көнгә аерылсам да,
Ямансулап сине юксынам.
Синнән башка миңа, туган ягым,
Бу дөньяда тормыш юк сыман.

 

Тик бер генә көнгә аерылсам да,
Ятим калган кебек буламын.
Тик син генә яшәү матурлыгы,
Гүзәллеге якты дөньямның.